ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
20 октябрь 2022, 05:35

Милләтебезнең мәңге балкыр йөзек кашы

Бүген, 20 октябрь көнне, башкорт язучысы, шагыйре һәм драматургы, Социалистик Хезмәт Герое, Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышы каһарманы  Мостай Кәримнең (Мостафа Сафа улы Кәримов) туган көне. Аңа бүген 103 яшь тулган булыр иде. Бу көнне башкалабыз Уфада бик күп әдәби-мәдәни чаралар үтәчәк, диелә «Башинформ» хәбәрендә.

Милләтебезнең мәңге балкыр йөзек кашыМилләтебезнең мәңге балкыр йөзек кашы
Милләтебезнең мәңге балкыр йөзек кашы

 Мостафа Сафа улы Кәримов 1919 елда Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылында крәстиян гаиләсендә туган. 1941 елда Башкортстан дәүләт университетының тел һәм әдәбият факультетын тәмамлап, Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә. Сугышта элемтә һәм артиллерия штабында   хезмәт итә.

Җиңү көненә кадәр “Ватан намусы өчен” һәм “Совет сугышчысы” гәзитләрендә хәбәрче булып эшли. Сугыштан кайткач, иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеккә бирелә. Барысы 100дән артык шигърият һәм проза китаплары, 10нан артык пьесалары дөнья күрә.

2005 елның 21 сентябрендә Уфада вафат була. Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.

Мостай Кәрим... Безнең ул өчен бөек шәхес, аксакал. Мостай Кәрим – мәңге тере, мәңге ачылачак хәзинә.

Автор:
Читайте нас