

Кооператив идарәсе рәисе – Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Рәсүл Гата улы Фәйрүзов белдерүенчә, мондый күрсәткечләр нигезендә һәр хуҗалык әгъзасының үз урынында бердәм тырышлык салып эшләве ята. Ә эш кешесенең, әлбәттә, җылы караш, аның үтенеч-мөрәҗәгатьләренә һәрчак колак салу, даими рәвештә ярдәмгә килү яңа уңышлар яуларга рухландыра, канат куя. Тәҗрибәле педагог буларак, Рәсүл Гата улы әлеге принципны һәрчак алга сөрә, шуңа күрә дә яуланылган уңышлар арта бара. Биредәге 1900 гектар чәчүлек мәйданнарын яхшылап әзерләп, минераль һәм органик ашламалар белән тукландырып, бөртекле культуралар чәчеп, вакытында тиешенчә агротехник тәрбия чараларын үтәп игү нәтиҗәсендә быелгы үтә корылыклы елда да барлыгы 69661 центнер ашлык җыеп алынды. Гектар куәте уртача 36,7 шәр центнер тәшкил итте. Һәр культурага килгәндә, уҗым арышын 310 гектарга урнаштырып, 9825 центнер бөртек суктырып алдылар, гектар куәте – уртача 31,6 шар центнер. 770 гектарда арпа үстерелде. Бу культура уңышы хуҗалыкта иң зурысы булды: тук бөртекләр җыемы, уртача һәр гектардан 39,9ар центнер төшем белән, 30711 центнер булды. Уҗым бодае 270 гектарда игелде һәм 9878 центнер җыеп алынды, гектар куәте – уртача 36,6 центнер. Язгы бодайны 450 гектарда барлыгы 16029 центнер үстереп алуга ирештеләр, һәр гектар 35,6шар центнер төшем бирде. 100 гектарны биләгән солы басуы да 3224 центнер уңыш бирде, гектарыннан 32,2 шәр центнер суктырып алынды. Техник культуралардан 200 гектарда көнбагыш үстерделәр, аның уңышы 20шәр центнер төшем белән сөендерде, эшкәртү предприятиесенә шактый күләмдә яхшы сыйфатлы майлы орлык тапшырылды. Биредә мал азыгын да ярыйсы гына туплауга ирештеләр. 200 гектарда кукуруз үстереп, 5612 тонна яхшы сыйфатлы силос базланды, шулай ук базларга һәм курганнарга берьеллык үләннәр урылып, 4217 тонна сенаж тупланды. Сөтчелек фермасы ихатасындагы саклагычка һәм басу читләренә 1506 тонна салам, 768 тонна яхшы сыйфатлы печән төргәкләре өелде, 1000 тонна ашлык фуражы запасы булдырылды. Алдагы ел уңышын хәстәрләп, 1195 гектар мәйданнар туңга сөрелде, 400 гектар чәчүлекләр дискылап эшкәртелде, тиешле кондициягә җиткерелеп, 630 тонна орлык салынды. Чиста парга калдырылган 100 гектар мәйданга шактый күләмдә органик ашлама чыгарылды. Бүген хуҗалыкта шикәр чөгендеренең баллы тамыры уңышын казып алу тулы куәтенә бара. Безнең эшче төркем булган 13 октябрьгә 70 гектарда үстерелгән әлеге культураның 21 гектарыннан казып алынган уңышы 714 тонна тәшкил иткән. Бер гектар мәйданнан әлегә уртача 340ар центнер уңыш алына, дигән сүз бу. Эшкәртү предприятиеләренә аны 8 машинага төяп 205 тонна озатырга өлгергәннәр иде. Әлеге күрсәткеч көнләп түгел, сәгатьләп арта бара. Идарә рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрүзов белән шикәр чөгендере басуында эш барышы белән таныштык. Нефтекама төбәгеннән “Шпалов” крәстиян-фермер хуҗалыгының “Ропа” маркалы татлы тамыр казып алу комбайнына чиратлашып ике бертуган – Евгений Геннадьевич Шпалов белән Сергей Александрович Поводырев үзләре идарә итәләр. Бер анадан, әмма ике атадан туган агалы-энеле бу уңганнар берничә ел инде район хуҗалыкларына шулай эшлекле ярдәм күрсәтә. Сергей Александровичны татлы тамыр өеме алдында фоторәсемгә төшереп алдык – без килгәндә комбайнын туктатып, берничә минут аралашып алган мәлне тотып калырга өлгердек. Әйткәндәй, алар бу яктагы байтак крәстиян-фермер хуҗалыкларын да хезмәтләндереп торалар. “Победа”да үстерелгән ярыйсы уңышның да бер генә данәсен дә калдырмыйча казып алып бирү өчен көчләрен кызганмый ирегетләр. Бушап калган, туңга сөреп куелган басулар өстеннән тигез рәтләр белән җылы якка киек кошлар канат кагып очып үтәләр. Быелга үз вазыйфасын тулысынча үтәгән бай гумус катламлы кара җир кышкы йокыга талырга әзерләнә. Алдагы елда да хуҗалыкта эшләр гөрләп барсын, артабан да уңышлы үрләр яулансын, дип телисе килә.