ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
21 октябрь 2022, 05:40

Башкортстан табиблары Запорожье медицинасына яңа дәрәҗәгә күтәрелергә ярдәм итә

Санкт-Петербург һәм Уфа табиблары хәзер инде ай дәвамында Мелитопольдә эшлиЗапорожьеда халыкка медицина ярдәме күрсәтү һәм аннан файдалана алу мөмкинлеген федераль дәрәҗәгә җиткерү планлаштырыла, – дип хәбәр итә каләмдәшебез, “Октябрьский нефтяник” гәзитенең баш мөхәррире Анна Москалец. Ул азат ителгән территорияләрдә командировкада һәм андагы хәлләр турында репортажлар алып бара.

Башкортстан табиблары Запорожье медицинасына яңа дәрәҗәгә күтәрелергә ярдәм итәБашкортстан табиблары Запорожье медицинасына яңа дәрәҗәгә күтәрелергә ярдәм итә
Башкортстан табиблары Запорожье медицинасына яңа дәрәҗәгә күтәрелергә ярдәм итә

  • Русиянең барлык төбәкләреннән югары класслы белгечләр килә һәм алар таләп ителгән ярдәмне күрсәтеп кенә калмый, урындагы табиблар өчен фәнни-практик конференцияләр дә оештырып үткәрә, ди Анна. Шунысы игътибарга лаек: моңа кадәр Запорожьеда медицина ярдәме күрсәтү һәм күпчелек лаборатор, диагностик тикшеренүләр нигездә түләүле булган һәм күпчелек кешеләр бу хезмәтләрдән файдалана алмаган. Хәзер исә өлкәдә медицина ярдәме бушлай һәм югары технологияләргә нигезләнә. Аныклап әйткәндә, бирегә дарулар һәм җиһазлар китерелә башлаган.
    В.А.Алмазов исемендәге фәнни-тикшеренү үзәгеннән килгән табиблар төркеме җитәкчесе, табиб-кардиолог Виктор Курьянов белдерүенчә, Мелитополь өлкә дәваханәсе базасында ангиограф та булган йөрәк-кан тамырлары үзәге булдырырга планлаштырыла.
    –Әлегә диагностика-тикшеренүләрнең бер өлеше Бердянскта үткәрелә, – ди ул. – Әмма төп тикшеренүләр Мелитопольдә булачак, чөнки ул өлкәнең географик үзәге һәм монда кешеләр күбрәк. Без дәвалау эшчәнлеген алып барабыз, амбулатор һәм стационар консультацияләр, югары технологияле операцияләр үткәрәбез. Уфа табиблары шулай ук актив рәвештә операцияләр эшли һәм процесста катнаша. Пациентларның байтагына ярдәм иттек инде, күп кешене югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өчен федераль үзәкләргә җибәрергә планлаштырабыз. Тиз арада медицина ярдәме күрсәтелүгә аеруча мохтаҗ булганнар сайлап алынды да инде. Моннан тыш, телемедицина хезмәте дә көйләнгән. Урындагы халык үзләренә медицина ярдәме бушлай күрсәтелүгә бик нык аптырый. Аларга бу чыннан да шулай икәнлеген һәм Русиядә табиблар ярдәме нигездә түләүсез булуы турында аңлатырга тырышабыз. Кыйммәтле медицина тикшеренүе ысулларыннан бөтен кешеләр дә файдалана алырга тиеш. Шул исәптән аз керемлеләр һәм хаклы ялдагы өлкәннәр дә, – ди Виктор.
    Табиблар әйтүенчә, Мелитопольдә йөрәкнең хроник, онкология авыруларыннан җәфа чиккән, әмма операция ясалмаган кешеләр күп. Әйткәндәй, операция эшләнмәү сәбәпле, инфарктларны хәтта бик яшь кешеләр дә кичерә.
    –Моңарча 30 яшьлек кешедә инсульт очрагы нонсенс булса, монда андыйлар да очрый, – дип билгели В.Курьянов.
    Табиблар әлеге хәлләргә оптимизм белән карый һәм мондагы медицинаны хәтта тиз арада федераль дәрәҗәгә күтәрергә мөмкин дип исәпли. Әлбәттә, әлегә биредә күп белгечлекләр буенча кадрлар дефициты зур һәм тар белгечләр җитмәгәнлеге ачык сизелә. Әмма иң мөһиме – җирле табиблар яңа белем үзләштерергә бик телиләр һәм моңа әзерләр.
    Башкортстан дәүләт медицина университетының анестезиология һәм реаниматология кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор Илдар Лотфрахманов билгеләвенчә, Мелитополь һәм Запорожье өлкәсе белгечләре фәнни белем алу юнәлеше белән нык кызыксына һәм Уфа табиблары белән БДМУ укытучылары аларга ярдәм итәргә әзер.
    –Күчмә медицина бригадалары пандемия башланганда ук төзелгән иде һәм БДМУ коронавируска каршы көрәштә актив катнашты. Без Башкортстанга да, Русиягә дә, элекке совет республикалары дәүләтләренә дә актив рәвештә ярдәм иттек. 20дән артык командировкада булдык. Русиянең яңа төбәкләрендә сәламәтлек саклау өлкәсенә ярдәм таләп ителгәч, безнең медицина университеты җитәкчелеге бу чакыруны кабул итте һәм бригадалар төзеде. Университетның төп миссиясе белем бирү, фән һәм медицина булганлыктан, без монда да шушы ук юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтергә омтылабыз, – дип И.Лотфрахманов. – Монда сүз югары технологияле операцияләр ясау һәм оештыру ярдәмен күрсәтү турында бара. Төп фраза – сәламәтлек саклауның Русия системасына күчү һәм шуңа өстәп белемне күтәрү буенча ярдәм. Без монда инде төрле белгечлекләргә ия булган табиблар өчен дүрт фәнни-гамәли конференция үткәрдек. Киләсе бригада безнең
  •  
     
    эшне дәвам итәчәк. Мондагы белгечләрнең бер өлешен үзебезнең федераль үзәкләргә белемнәрен арттыру-укыту өчен чакырачакбыз.
    Уфадан килгән йөрәк-кан тамырлары авырулары хирургы Сергей Мусин әйтүенчә, Мелитопольдә җиһазлар, тикшерүләр үткәрү өчен мөмкинлекләр җитми, ә авырулар күп. Мусин үзе урындагы поликлиникада пациентларны кабул итә һәм аларның сәламәтлеге торышын күзәтә.
    –Күп кешеләрнең авырулары җитди һәм катлауланган. Кайсыбер кешеләргә җитди операцияләр таләп ителә, без инде документларны әзерләп җибәрдек һәм пациентлар Симферопольгә барырга тиеш. Ә күпчелек очракта кешеләр аларга нәрсә эшләргә һәм кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белми, – ди ул.
    Травматолог-ортопед, медицина фәннәре кандидаты, БДМУның балалар хирургиясе кафедрасы доценты Салават Исламов Мелитопольнең һәм өлкәнең балалар травматологиясе һәм ортопедиясе тармагы аерым игътибар таләп итә, дип исәпли.
    –Монда ортопедия ярдәменә мохтаҗ булган балалар бик күп. Алар – ДЦП авыруыннан, тумыштан килгән аномалияләрдән җәфа чигә, байтагына заманча ортопедия җайланмалары кирәк. Яңа стандартларга күчү бу проблемаларны хәл итәр. Шулай ук балалар ортопед-травматологларын җәлеп итәргә дә кирәк. Урта һәм өлкән яшьтәгеләр өчен травматология югары дәрәҗәдә оештырылган, травматолог-ортопедларның яхшы мәктәбе бар. Бирегә яңадан кайтып, эшебезне дәвам итәрбез дип ышанам. Мелитополь безгә бик ошады, монда кешеләр яхшы күңелле, безне туганнары кебек каршы алдылар, – ди ул.
Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас