

Агросәнәгать комплексы районыбызның икътисади үсеш күрсәткечләрендә иң төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Шушы тармакта эшләүчеләрнең көнне төнгә ялгап, ал-ял белмичә фидакарьлек өлгеләре күрсәтүе нәтиҗәсендә районыбыз яхшы нәтиҗәләргә ирешә һәм күп күрсәткечләр буенча республикада иң яхшылардан булып кала.
Бүген район мәдәният йортының тамаша залында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы җыелыш үтте. Анда авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы хезмәткәрләре җыелды. Тантанада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов катнашты.
Җыр-моң белән үрелеп барган тантанада авыл хуҗалыгы ветераннары да, яңа гына хезмәт юлына аяк баскан яшьләр дә, озак еллар хуҗалыкта хезмәт куйган игенче-терлекчеләр дә ихлас хөрмәтләүгә лаек булдылар.
Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитенең киләсе санында танышырга була.