+24 °С
Яңгыр


Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсенең Яңа Каръяуды авылы халкы быелгы проектны түземсезлек белән көтеп алды. Чөнки аларны күп еллар борчыган мәсьәлә хәл ителә башлады – Яңа Каръяуды авылының Салават Усманов урамын төзекләндерү эшләре старт алды. "Бердәмлектә – көч",– дип юкка гына әйтмәгәннәр. Авыл җирлегендә башкарылган уңай эшләрдә халык та бик күп көч сала. Яңа Балтач авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раушания Фәдир кызы Усманова программада катнашкан авылдашларның һәммәсенә рәхмәт белдерә.
Җирле инициативаларны хуплау программасы киләсе елларда да дәвам итеп, районыбыздагы барлык авыл биләмәләренең, шул исәптә Яңа Балтач җирлегенең башка мәсъәләләрен дә хәл итер дип өметләнәбез.