ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
25 октябрь 2022, 10:35

Гипстан арт-статуэтка эшләргә өйрәнделәр

24 октябрьдә Чакмагыш гимназиясенең «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәгенең  «Аэродизайн» берләшмәсе укучылары гипстан фигура  ясап, бизәделәр. Нәтиҗәдә матур арт-статуэткалар барлыкка килде.

Гипстан арт-статуэтка эшләргә өйрәнделәрГипстан арт-статуэтка эшләргә өйрәнделәр
Гипстан арт-статуэтка эшләргә өйрәнделәр

Эш барышында балалар акрил буяулар һәм берничә ел дәвамында үз сыйфатларын югалмый торган  тотрыклы мүк кулландылар. Мондый иҗади дәресләр балаларда хәтерне, фикерләүне яхшыртуга, шулай ук кулларның вак моторикасын үстерергә булышлык итә.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас