ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
26 октябрь 2022, 07:10

Китап иленә – ачкыч

Китапханәгә яшь укучылар кабул итү бәйрәме үтте

Китап иленә – ачкычКитап иленә – ачкыч
Китап иленә – ачкыч

Ел саен Чакмагыш Балалар модельле китапханәсендә район үзәгенең беренче урта мәктәбе һәм гимназиянең 1нче сыйныф укучылары өчен китапханәгә кабул итү бәйрәме оештырыла. Быел ул 20-26 октябрь көннәрендә  үткәрелде. Аның максаты – 1нче сыйныф  укучыларын китап һәм китапханә белән якыннан таныштыру, китап укуга кызыксыну уяту, аларга сакчыл караш тәрбияләү, укучыларның беренче тапкыр китапханәгә керүен истәлекле көн итеп билгеләп үтү.

Чараны алып баручы уен рәвешендә яшь китап сөючеләрне китап уку һәм китапханәдә үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Яшь китап сөючеләр һәр китапның үз урыны барлыгын һәм аларны вакытлыча өйгә укырга алу мөмкинлеге турында белделәр.

Балалар кызыклы Китап иле буйлап сәяхәт кылды. Аларны бу юлда әкият геройлары белән кызыклы очрашулар көтте. Бәйрәм барышында кызлар һәм малайлар Бармалей, Шапокляк, Хат ташучы, Мальвина кебек әкият геройлары белән очраштылар, Кызыл Калфак белән табышмаклар чиштеләр, Колобок белән төрле уеннар һәм конкурсларда катнаштылар, Карлсон белән әдәби геройларның адреслары буенча телеграммалар тараттылар, җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр.

Яңа китап укучылар үзләре сайлаган  китаплар белән күңелле бәйрәмнән таралышты. Биредә китап, тылсым һәм Белем иле  ишекләре алар  өчен һәрвакыт  ачык.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас