+22 °С
Яңгыр


Виноградны көзен кисәләр, яз кискәндә ул “елый” башлый. Моны беренче кыраулардан соң, яфраклары саргайгач кына эшләргә кирәк. Бу – көз кайчан килүгә карап, октябрь азагы-ноябрь башына туры килә. Соңга калмагыз, нык салкында ботаклар сына башлый.
Капларга ашыкмагыз, виноградны – 5...–7 градуслы суыклар килгәч кенә каплыйлар.Беренче суыклар аны чыныктыра. Иртә каплаганда зыян килү куркынычы бар. Тамырларын иртәрәк, әле җир йомшак чакта мүлчәләргә кирәк, төбенә торф яки коры туфрак салыгыз.
Мәгълүмат “Вконтакте” сәхифәсенең “Бакча” төркеменнән алынды.