

Бәйрәмгә кадәр укучылар сыйныф җитәкчеләре белән көз һәм яшелчә-җимешләр турында матур шигырьләр һәм җырлар әзерләделәр. Шулай ук көзге муллыктан бик күп төрле кул эшләре дә әзерләгәннәр: алар нәрсә генә уйлап тапмаганнар иде: Әкият геройлары, хайваннар, гөмбәле урманнар, яшелчәләрдән тату гаилә, яшелчә-җимешләрдән ясалган “тылсымлы кәрзин” кебек композицияләр күзләрнең явын алып торды. Бәйрәм дәвамында балалар төрле уеннарда , конкурсларда катнашып, көз һәм уңыш турында табышмаклар чиштеләр. Уңыш бәйрәме азагында традиция буенча үзләре әзерләгән тәм-томнар белән чәй табыны оештырдылар. Күңелле бәйрәм кичәсе ел да кабатланып торсын, уңышлар мул, табыннар сый-хөрмәткә бай булсын! Фото һәм мәгълүмат Иске Бәшир урта мәктәбенең “Бәйләнештә” сәхифәсеннән алынды.