ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
28 октябрь 2022, 12:25

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел

Авыл халкы ярдәме белән Нур авылының мәңгелек йортында бик зур эш башкарылды

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен белИсәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел
Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел

Адәм баласының соңгы йорты – зират. Аның яныннан үткән саен фани дөньядан киткән якыннарыбыз, туганнарыбыз рухына дога укып, кылган гамәлләребез турында уйланабыз. “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрең каберен бел”,– дигән әйтем бар халыкта. Шушы көннәрдә Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсенең Нур авылы зиратында олы эш башкарылды. Авылның мәңгелек йорты ике ягыннан да калай койма белән уратып алынды, яңа матур капка урнаштырылды. Әлеге изге эштә Ирина белән Зөлфир Мусиннар башлап йөрде һәм зур булышлык күрсәтте. Аларга Аллаһының рәхмәте яусын. Авыл халкы белән киңәшләшеп, материалга акча җыйдылар. Шушы көннәрдә өмә оештырып, авылның оста куллы ир-атлары койма тотса, хатын-кызлар буяу эшен башкарды. Равил Мусин, Зөлфир Мусин, Дамир Усманов, Динар Усманов, Мәгъсүм Сәлахов, Вилис Фазлыев, Шамил Бакаев, Илфир Сатыевның алтын кулары белән коймалар коелды, капка яңартылды. Бу зур эшне башкарып чыгуда җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” җәмгыятенең башкарма директоры Рамил Камил улы Агиевның да өлеше бар. Авыл халкы мәңгелек йортның коймаларын яңартуда башлап йөргән изге күңелле Ирина белән Зөлфир Мусиннарга, һәрвакыт ярдәм кулы сузып торган Урнәк авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдиновага, битараф булмаган, бурдәм эштә зур көч салган барлык Нур авылы халкына чиксез рәхмәтләрен җиткерә. Хәзер инде нурлылар зираттагы кирә-яракларны саклау йортын тәртипкә китермәкче. Алар бу эшне дә, һичшиксез, җиңеп чыгар. Нур авылының мәңгелек йорты ерактан ук чисталыгы, пөхтәлеге белән аерылып тора, ә авыл халкының күңеле тыныч.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас