

Турнирны ачу тантанасында Өлфәт Мансур улы турында бик күп җылы сүзләр яңгырады. Ул спортны, бигрәк тә волейболны бик ярата иде. Туган ягы, мәктәбе өчен һәрвакыт җан атып торды, спортны, бигрәк тә балалар һәм үсмерләр спортын үстерүгә зур игътибар бирә иде. Иске Бәшир урта мәктәбенең спорт залында үткән бүгенге турнирда дүрт команда катнашты. Иске Бәшир, Иске Калмаш, Чакмагыш ветераннарының җыелма командасы һәм муниципаль район хакимияте командалары җиңел булмаган алышта көч сынашты. Аның нәтиҗәләре буенча беренче урынны Иске Бәшир авылы командасы алды, икенче урынга муниципаль район хакимияте егетләре чыкты, өченче урынга Иске Калмаш уенчылары лаек булды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырыды. Әлеге чара турында тулырак язманы “Игенче” гәзитенең киләсе санында укый аласыз. Лиана Ханмурзина.