+22 °С
Яңгыр


Бу чара танылган якташыбыз – данлыклы Чакмагыш хоккена нигез салучы, РСФСРның спорт ветераны, Башкорт АССРының атказанган тренеры Фидрат Афзал улы Гыймаев истәлегенә багышлап оештырылды. Анда “Трактор 40+”, “Строитель”, ”Тигры”, “M Gaz.” уенчылары осталыкта, җитезлектә ярыша. Чарага муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев килеп, Фидрат Афзал улының чын тренер булуын билгеләде, ничәмә дистә егетләрдә хоккейчы тәрбияләгән хөрмәткә лаеклы якташыбыз белән горурлануын белдерде һәм аның кызларына чәчәк гөлләмәләре тапшырды. Бирегә килгән көярмәннәр уенчыларны дәртләндереп, көч биреп тордылар. Язманың тулы варианты белән "Игенче" гәзитенең киләсе санында танышырга була.