ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
31 октябрь 2022, 11:05

Җан җылысын өләшеп

“Ахирәтләр” солдатларга оекбаш бәйлиләр

Җан җылысын өләшепҖан җылысын өләшеп
Җан җылысын өләшеп

Аблай авылы мәдәният йортында җиде ел дәвамында эшләп килүче “Ахирәтләр” клубы әгъзалары Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы якташ яугирләребезгә ярдәм йөзеннән җылы оеклар бәйләүне оештырганнар.
“Безнең клуб 2014 елдан бирле эшләп килә. 35 яшьтән 75 яшькә кадәрге хатын-кызлар монда чигү, тегү, бәйләү кебек кул эшләре белән мәшгуль. Соңгы арада илебездә булган вакыйгаларга беркем дә битараф түгел. Без дә, үз чиратыбызда “Без бергә” дип аталган изгелек сәгате оештырып, мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итәргә булдык. Бу эшне алга таба да дәвам итәчәкбез”, – ди “Ахирәтләр” клубы җитәкчесе Айсылу Сираева.
“Ахирәтләр” клубының изге нияте турында Аблай авылы мәдәният йорты директоры Лида апа Шәяхмәтова белән дә сөйләшеп алдык. “Әзер оекбашлар алып килүчеләр дә күп булды, үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәт. Күңел җылысын кушып бәйләнгән оеклар, һичшиксез, солдатларга ярдәм итәр, дип ышанам”, – ди ул.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас