+22 °С
Яңгыр


Конкурста республикадан 186 кеше катнашты. Сайлап алу турына дүрт номинациядә (фортепиано, кыллы, тынлы, халык инструментлары) 44 музыкант үтте. Алар арасында Нияз да бар! Проектта катнашучылар тик башкорт композиторларының әсәрләрен башкарды. Катнашучыларны республикада һәм аннан читтә билгеле булган музыкантлар һәм сәнгать эшмәкәрләре бәһалады.
Нияз конкурсның финал чыгышында “Фортепиано” номинациясендә Диплом һәм истәлекле приз белән бүләкләнде.
Яшь музыкантны олы җиңүе белән котлыйбыз, аңа һәм музыкаль җитәкчесе Резеда Мөнәвир кызы Төхвәтуллинага яңа уңышлар телибез!