ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
31 октябрь 2022, 09:45

Геогрфияңне беләсеңме?!

Халыкара “Географик диктант-2022” акциясендә барлыгы 344 райондашыбыз катнашты. Шуларның 135е  7 дистанцион мәйданда, 209 катнашучы 8 оффлайн мәйданчыкта шушы фән буенча үз белемен сынап карады.

Геогрфияңне беләсеңме?!Геогрфияңне беләсеңме?!
Геогрфияңне беләсеңме?!

 

         Ял көннәре булуга карамастан, Чакмагыш гимназиясе мәйданчыгында бу уку йорт, Балалар иҗат үзәге, мәгариф бүлеге, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укытучылары һәм белгечләре үз белем дәрәҗәсен бәһалый алды. Географик диктант сораулары төрле иде. Безнең ил географиясенең барлык тармакларын эченә алган бүлекләрдә сораулар кызыклы һәм авыр иде. Күбесенә мәктәптә алган белемнәре зур ярдәмче булды.

 

         Фото һәм мәгълүмат район мәгариф бүлегенең “Бәйләнештә” сәхифәсе төркеменнән алынды.

Автор:Индира Латыйпова әзерләде.
Читайте нас