

Чара барышында укучыларга балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгы турында мәгълүмат җиткерелде. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор урлашу, талау, тән җәрәхәтләре салу кебек җинаятьләр кылу өчен җаваплылыкка тарттырылу турында сөйләде. Яшүсмерләргә җинаять һәм административ җаваплылыкның ничә яшьтән кулланыла башлавы, бу җаваплылык төрләре арасында нинди аермалар барлыгы һәм аларның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында аңлатылды.
Инспектор урамда, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, “комендант сәгате”н үтәргә киңәш итте. Ул укучыларны спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке куллануның зыяны турында искәртте, шулай ук бу начар гадәтләрнең никадәр хәвефле булуы турында аңлатты. Юлия Радик кызы билгеләп үткәнчә, белмичә башкарылган начар гамәл, кеше дөрес юлга басуга карамастан, артабангы тормышта гомерлек эз калдырырга мөмкин.
Әңгәмә барышында Юлия Радик кызы укучыларның тышкы кыяфәте, мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тотышы, укучыларның укытучыларга, өлкәннәргә һәм яшьтәшләренә карата ихтирамлы һәм яхшы мөнәсәбәттә булуы мәсьәләләренә кагылды.
Инспектор балигъ булмаган бала бәлагә эләккән, авыр тормыш хәлендә калган очракта кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында киңәшләр бирде, яшь җинаятьченең нинди җаваплылыкка тарттырылуы ихтималлыгы хакында аңлатып үтте. Әңгәмә инспекторның һөнәри эшчәнлегеннән конкрет мисалларга һәм фактларга таянып нигезләнгән иде. Укучылар актив рәвештә инспектор белән әңгәмәдә катнаштылар, кызыксындырган сораулар бирделәр һәм аларга тулы җаваплар алдылар.
Очрашу ахырында Юлия Радик кызы Насыйбуллина укучыларга укуларында уңышлар, хокукый белемнәрен тагын да ныграк арттыруларын, үз кылыкларына һәм гамәлләренә җаваплы карауларын теләде.