ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
1 ноябрь 2022, 07:05

Гимназиядә тормыш кайный

Көтеп алган көзге каникул башлану белән Чакмагыш гимназиясендә  үзенчәлекле һәм  мавыктыргыч   чара – “Праздник непослушания” (Пижамная вечеринка) яки башкача KidsParty оештырылды.  Әлеге чара   “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәгенең “Модный прорыв”, “Дизайн”, “Объектив аша матурлык” берләшмәсе укучылары “МОДАмуазель” берләшмәсе һәм “ОДРИ” мода театры белән берлектә  үткәрелде. МОДАмуазель" берләшмәсе һәм "ОДРИ" мода театры җитәкчесе Гүзәлия Наил кызы Галиева бар күңел җылысын балаларга биреп, аларда иҗатка, матурлыкка мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияли.  Ул кызлар өчен кирәкле булган тегү серләренә төшендерә, подиумда йөрергә, гәүдәне төз тотып, матур итеп атларга, хатын-кызларга гына хас булган нәзәкатьлеккә, назлылыкка, үзеңне күркәм итеп, сәхнәдә ышанычлы  тотарга өйрәтә.

Гимназиядә тормыш кайныйГимназиядә тормыш кайный
Гимназиядә тормыш кайный

Әлеге кичәгә  алдан ук ныклы әзерлек башланган. Биредә һәр бала үзендә иҗади сәләтләрен ача алды: кем җырчы, кем биюче, кем фотомодель, кем актер роленә кереп, бәйрәмне күңелле итеп үткәрүгә үз көчен салды.   Бәйрәмдә һәр укучы нинди дә булса эшкә җәлеп ителде.  Бергәләп әзерләнгәч һәм сөйләшеп, киңәшләшеп эшләгәч,  чара тагын да күңеллерәк һәм кызыклырак килеп чыга бит ул. Бәйрәмнең шартына туры китереп мендәрләр, юрганнар, яраткан йомшак уенчыкларын алып килеп, гимназиянең тамашалар залында рәхәтләнеп күңел ачтылар, тәм-томнан авыз иттеләр, махсус әзерләнгән фотозона алдында фоторәсемгә төштеләр.  Әйтергә кирәк, гимназистлар өчен чаралар моның белән генә тәмамланмый әле. Каникулда берләшмә җитәкчесе  Гүзәлия  Наил кызы укучыларны Уфа технология һәм дизайн колледжына экскурсиягә алып баруны  планлаштырган.  Бала җанлы һәм изге күңелле педагог  Гүзәлия Наил кызынына барлык балалар һәм ата-аналар да рәхмәтле.

 

 

Гимназиядә тормыш кайный
Гимназиядә тормыш кайный
Гимназиядә тормыш кайный
Гимназиядә тормыш кайный
Гимназиядә тормыш кайный
Гимназиядә тормыш кайный
Гимназиядә тормыш кайный
Гимназиядә тормыш кайный
Гимназиядә тормыш кайный
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас