ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
1 ноябрь 2022, 09:59

Күмәкләп тотынгач, эш ырый

Җирле инициативаларны хуплау һәм “Реаль эшләр” программалары авыл җирлегендә күп эшләргә юл ача.

Күмәкләп тотынгач, эш ырыйКүмәкләп тотынгач, эш ырый
Күмәкләп тотынгач, эш ырый

Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсендә уңган кешеләр яши. Җәй башыннан көзгә кадәр урамнарны, юл читләрен тәртиптә тота алар. Урамнарны, тыкрыкларны, юл читләрен чүп үләннәреннән арындырып, аларны җыеп, түгеп торырга кирәк. Моның өчен, һичшиксез, күп көч һәм техника таләп ителә.
Быел үрнәклеләр Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашуга сайлап алуга чыгарылган мөһим проблемалар арасында тракторга ия булуны өстен күрделәр. Әйтергә кирәк, Үрнәк авыл биләмәсе бу программада 2018 елдан бирле катнаша һәм ел саен нинди дә булса мөһим проблемаларны хәл итүгә ирешеп килә.
Күптән түгел авылга кайткан “МТЗ” тракторы биләмәнең бик күп проблемаларын хәл итәчәк. Алар арасында – янгын хәвефсезлеген тәэмин итү дә, урамнарны кардан тазарту, урам юлларын тигезләү, техниканы өмәләрдә файдалану һәм башка эшләр. Җирле инициативаларны хуплау программасы кысаларында алынган техника җирлектәге бөтен эшләрне башкаруда зур терәк булачак.
2015 елдан республикада тормышка ашырыла башлаган “Эшлекле гамәлләр” проекты чикләрендә дә районда күләмле эшләр башкарыла – дистәләрчә объект эшләнде һәм эшләнә. “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Реаль эшләр” проекты быел да тормышка ашырыла. Туган авылы өчен җан атып яшәүче Аблай авылы халкы, бу проектта катнашып, мәдәни учакларының гомерен озайтты. Проект кысаларында быел Аблай авылы мәдәният йортының нигезенә капиталь ремонт эшләнде. “Авыл клубы ремонттан соң яңа төс алды. Биредә ел әйләнәсенә төрле чаралар үткәрелә, аның яшьләрнең ялын оештыру, аларны берләштерүдә әһәмияте зур. “Эшлекле гамәлләр” программасы быел бик урынлы булды”, – ди Үнәк авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова. “Һәр эшнең башлап йөрүчесе, хезмәтне оештыра белүче дә кирәк. Бу яклап муниципаль район хакимияте, авыл хакимияте җитәкчеләренә ихлас рәхмәт. Аларның ихлас теләге, авылдашларның бердәмлеге аркасында авылларда бик күп әһәмиятле эшләр башкарыла”, – ди аблайлылар.

Күмәкләп тотынгач, эш ырый
Күмәкләп тотынгач, эш ырый
Күмәкләп тотынгач, эш ырый
Күмәкләп тотынгач, эш ырый
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас