ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
1 ноябрь 2022, 07:30

Каникулда – кинога

Мәктәп укучыларының иң рәхәт мәле – көзге каникул башланды. Моны аеруча беренче класс укучылары түземсезләнеп көтте. Чөнки балалар бакчасыннан килгән сабыйлар өчен ике ай эчендә бөтенләй алар өйрәнмәгән мохиткә өйрәнүе, үзләрен  һаман балалар бакчасындагы кебек хис иткән сабыйлар психологиясенә бу зур сынаулар чоры булды.

Каникулда – киногаКаникулда – кинога
Каникулда – кинога

 

         “Актив каникул” программасы нигезендә Иске Калмаш, Чакмагыш беренче урта мәктәбе һәм гимназия укучылары өчен тоташ класслары белән “Гаилә” кинозалында кино, мультфильмнар карау планлаштырылган. Алар игътибарына “Сестренка”, “Большое путешествие”, “Тачки 4: на дороге”, “Мой тигр”, “Грозный папа” , “Либерия”, “Дневник поэта” кебек кино һәм мультфильмнар  тәкъдим ителде һәм алар шушылар арасыннан берсен сайладылар.

         Иске Калмаш мәктәбе укучылары олысы да кечесе дә яраткан Молния Маквинның дусы Мэтр белән юлдагы маҗаралары турында “Тачки 4: на дороге” мультфильмын яратып карадылар. Дуслык, тугрылык күренешләре яшүсмерләр өчен иң якты мисал булып торды.

         Чакмагыш беренче урта мәктәбенең  1А, 1Б, 1В класс укучылары “Большое путешествие: специальная доставка” мультфильмын карадылар. Аның беренче өлешендә куян Оскар белән аю Мик-Мик һәм  тугры дуслары белән панда баласын өенә кайтарып, дуслары белән татулыкта яшәгән мәлдә Мик-Мик яшәгән ярга кәрзиндә гризли баласы килә. Монда тагын кемдер адресларны бутаган. Бу аюны гаиләсенә кайтару өчен ике дуска күп уйларга туры килә. Хәзер алар дуслары белән тагын сәяхәткә чыгалар – монысында гризли баласын өенә кайтару өчен. Маҗаралы, дуслык-татулык кыйммәтләрен яктырткан мультфильм балаларга дуслыкның һәм дусларның нинди булырга тиешлеген күрсәтте. Әхлакый мультфильм балаларның күңеленә хуш килде һәм икенче чирек алдыннан укуга һәм яңа күнекмәләргә дәртләндереп җибәрде.

Каникулда – кинога
Каникулда – кинога
Каникулда – кинога
Каникулда – кинога
Каникулда – кинога
Каникулда – кинога
Каникулда – кинога
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас