

Баланың физик яктан гына түгел, ә психологик һәм социаль яктан сәламәт булуын кечкенәдән үк кайгырту мөһим. Бала спорт белән шөгыльләнми икән, аның физик һәм психик халәте, хәтере начарая, игътибарын туплый алмый, тиз арый. Районыбызның гомүм белем бирү учреждениеләрендә моны күз уңында тотып, балаларга сыйфатлы белем бирү генә түгел, ә аларның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм иткән спорт чаралары даими уздырыла. Район мәгариф бүлеге үсеп килүче буынны сәламәтләндерү буенча системага салынган әһәмиятле эш алып бара.
Тозлыкуш урта мәктәбенең спорт залында баскетбол буенча егерме бишенче укучылар спартакиадасының беренче этабы үтте. Ярышларда 5-9 сыйныф укучылары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча 9 сыйныф укучылары җиңүгә лаек булды.
Бу спорт төре укучыларда көч һәм җитезлек сыйфатлары тәрбияли, физик яктан ныгырга булышлык итә.