ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
2 ноябрь 2022, 07:05

Авыл халкыннан гуманитар ярдәм

Октябрь азагында безнең Югары Аташ авылыннан Украинада махсус хәрби операциядә катнашучыларга  гуманитар ярдәм җыю оештырылды.

Авыл халкыннан гуманитар ярдәмАвыл халкыннан гуманитар ярдәм
Авыл халкыннан гуманитар ярдәм

Югары Аташ китапханәсендә дистә елдан артык эшләп килгән “СемьЯ” клубы әгъзалары үзләренең төп эшләреннән тыш, авылда үткән бер чарадан да читтә калмаучы кызларыбыз Гөлшат Бәдамшина, Гөлнара Биктимерова, Земфира Мөхәммәтҗанова, Лилиана Мөхәммәтҗанова урамнар буйлап йөреп, солдатларга җибәрер өчен кирәк-ярак җыйдылар. Алтын – утта, кеше – авырлыкта сынала, дип бер дә юкка әйтмәүләре шушы вакытта күренде. Югары Аташлыларның берсе дә бу акциядән читтә калмады. Ярдәмнең зуры, вагы юк. Кемнәрдер күз нурларын түгеп бәйләгән җылы оекбаш-бияләйләр, кемнәрдер носки, футболка, перчатка, җылы башлык, кырынгыч әйберләре, азык-төлек һәм башка кирәк-ярак белән ярдәм итте. Акчалата ярдәм күрсәтүчеләр дә хәтсез булды.  Ул акчаларга дарулар, тушенка, балаклава сатып алынды. Авыл буйлап йөргән вакытта өйдә туры килмәгән авылдашлар үзләре әйберләрен кибеткә яки өйгә китереп бирделәр. Диңгездәге тамчы гына булып тоелса да,  бу – безнең авыл халкының ярдәме һәм ул ихлас йөрәктән.

Җыелган әйберләрне мәчеткә алып барып, һәр ярдәм иткән кешегә рәхмәт әйтеп, яугирләребезнең исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп, хәзрәтебез Рәиф Фәһим улыннан Коръән аятьләре укытып, дога кылдырдык.

Әлеге зур саваплы эшкә сабыйлар да кушылды. Алар үз куллары белән рәсем төшереп, матур теләкләр язып, открыткалар ясады.

Шушы изге эштә актив катнашып, берегез дә битараф калмаган өчен, авылдашлар, сезнең һәммәгезгә дә зур рәхмәт. Егетләребезгә безнең бүләкләребез барып ирешеп, бу киемнәр аларны чит җирләрдә салкын көннәрдә җылытып, көч биреп, рух күтәренкелеге өстәр, дип ышанабыз. Иң мөһиме – барысы да исән-сау туган якларыбызга әйләнеп кайтсыннар иде,  дигән теләктә калабыз.

Авыл халкыннан гуманитар ярдәм
Авыл халкыннан гуманитар ярдәм
Авыл халкыннан гуманитар ярдәм
Авыл халкыннан гуманитар ярдәм
Автор:Рива Исаева, Югары Аташ авылы китапханәчесе.
Читайте нас