ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
2 ноябрь 2022, 05:00

Көзге чакыру комиссиясе эшен башлады

“Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында” Русия Федерациясе Законы нигезендә 2022 елның ноябрь-декабрь айларында 1995-2004 елларда туган, сәламәтлек торышлары буенча чикләүләр булмаган райондаш  егетләрне армия сафларына көзге чакыру кампаниясе башланды.

Көзге чакыру комиссиясе эшен башладыКөзге чакыру комиссиясе эшен башлады
Көзге чакыру комиссиясе эшен башлады

 

         1 ноябрьдән хәрби комиссариатта чакыру комиссиясе эшен башлады. Чакырыласы һәр егет муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Чакмагыш районының хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров, комиссия секретаре Рәмилә Әнгам кызы Галиәкбәрова, чакырылыш комиссиясе табибәсе Эльза Альберт кызы Мусина, район эчке эшләр вәкиле Радик Рим улы Хаков, мәгариф бүлегеннән Регина Камил кызы  Юсупова, эш белән тәэмин итү үзәгеннән Айдар Гали улы Зәйнетдинов, ДОСААФ иҗтимагый оешма вәкиле Ринат Раян улы Ризванов берләштергән комиссия әгъзалары белән әңгәмәләште. Көзге чакыру барышында коронавирус инфекциясе таралуга каршы тиешле чаралар һәм кагыйдәләр тайпылышсыз үтәлә.

         Медицина комиссиясе үтеп, сәламәтлек торышлары буенча егетләр хезмәткә яраклы дип табылган очракта гаскәри частьләргә озатылачак. Көзге чакыру ел азагына кадәр дәвам итәчәк.

Көзге чакыру комиссиясе эшен башлады
Көзге чакыру комиссиясе эшен башлады
Көзге чакыру комиссиясе эшен башлады
Көзге чакыру комиссиясе эшен башлады
Көзге чакыру комиссиясе эшен башлады
Көзге чакыру комиссиясе эшен башлады
Көзге чакыру комиссиясе эшен башлады
Көзге чакыру комиссиясе эшен башлады
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас