

28 октябрь – 1 ноябрь көннәрендә мәктәп укучылары хөрмәтле укытучылары Флидә Фәнил кызы Галләмова, Динара Рабис кызы Хәбибуллина җитәкчелеге астында Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәт кылды.
Укучылар тылсымлы, мәһабәт шәһәрдә онытылмаслык дүрт көн кунак булды. Эксурсия программасы тулы һәм яңа тәэссоратларга бай иде. Петропавлов крепосте кебек искиткеч архитектура ансамбльләрен күреп, укучылар таң калды. Нева проспекты үзенең мәһабәт биналары, матур урамнары белән җәлеп итте. Сәяхәт дәүләт Эрмитажында дәвам итте. 3 миллион экспонаты булган бу музейның һәр экспонаты янында бер генә минут булсаң да, танышып чыгу өчен 8 ел гомер кирәк икән! Сенат һәм Сарай мәйданнары, Екатерина сарае укучылар күңелендә онытылмаслык тәэссоратлар калдырды. Исаак, Петропавел, Казан соборларындагы гаҗәеп заллар, андагы экспонатлар турында язып бетерерлек түгел.
Укучылар төньяк башкалабызга шундый гаҗәеп сәяхәт итү мөмкинлеге тудырган өчен район мәгариф бүлегенә, беренче урта мәктәп җитәкчелегенә, сыйныф җитәкчеләренә, әти-әниләренә рәхмәт белдерә.
Санкт-Петербургта узган бу көннәр укучылар күңелендә, һичшиксез, озак сакланыр.