

Укучылар китапханәче сөйләвеннән гасырлар дәвамында Ватанны саклауга иң кыюлар гына барганын белделәр. Халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларында, сугыштан соңгы хезмәт фронтында, соңрак Әфган һәм Чечен сугышларында кичергәннәрен сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Барлык сынауларны да иң беренчеләрдән булып үтү һәр чорда тәү чиратта яшьләр иңнәренә төшкән.
Чара барышында ветераннар советы рәисе Данил Дәүләтов авылдашларының батырлыгы турында сөйләде. Укытучы Миләүшә Арысланова Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары Данил Вәлиев, Евгений Батурин турында мәгълүмат җиткерде. Шулай ук чара барышында сугыш ветераны Фоат Камилҗанов, тыл ветераны Флүрә Сәлимова белән күңелле очрашулардан видеоязмалар тыңладылар.
Еллар узачак, ләкин геройларыбыз турындагы хәтер мәңге халык күңелендә калачак. Тарих яшәргә һәм үз геройларын истә тотарга тиеш!