ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
3 ноябрь 2022, 13:10

Гармун моңнарын гына түгел, йөрәк моңнарын да тарата

Калмашбаш авылында яңа, заманча арт-объект урнаштырылды

Гармун моңнарын гына түгел, йөрәк моңнарын да таратаГармун моңнарын гына түгел, йөрәк моңнарын да тарата
Гармун моңнарын гына түгел, йөрәк моңнарын да тарата

Рәвис абый кебекләр һәр авылда булса, тирә-ягыбыз көннән-көн ямьгә төренер иде. Һәр авыл анда яшәүче кешеләрнең гореф-гадәтеннән, эшкә, тормышка мөнәсәбәтеннән формалаша. Ике кулына бер эш табалмый йөргәнәрдән аермалы буларак, нәкъ Рәвис абый кебекләр авылга яшәр өчен көч өсти, төс бирә. Шушы көннәрдә Калмашбаш авылы үзәгендә “Мин яратам сине, Калмашбаш” дип аталган арт-объект урнаштырылды. Заманча мондый арт-объект халыкның туган авылына булган мәхәббәтен күрсәтү билгесе булып тора. Озакламый ул авылның истәлекле урынына әйләнер,яшьләр монда яратып фото төшер. Әлеге объект “Матурлык һәм изгелек кыл” дип аталган масштаблы акция кысаларында урнаштырылды. Аны тормышка ашыручы – авыл клубының мәдәният хезмәткәре Рәвис Сабитов. Күпләр аны оста, сәләтле гармунчы итеп белә. Бүгенге көндә ул авылдашларына гармун моңарын гына түгел, йөрәк моңнарын да тарата. Бу турыда тулырак язманы гәзитебезнең алдагы саннарында укый аласыз.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас