

4 ноябрь илебездә Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләнә. Шушы күркәм бәйрәм алдыннан район мәдәният йортында күпьеллык фидакарь хезмәтләре белән республика һәм районыбызның икътисадый, социаль-мәдәни тормышына зур өлеш керткән якташларыбызны бүләкләү тантанасы узды. Әлеге чарада муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов катнашты. Үз чыгышында ул залда утыручыларны һәм барлык якташларны күркәм бәйрәм белән тәбрикләде, иң изге теләкләрен җиткерде. Бер төркем райондашыбызга мактаулы исемнәр бирелде, лаеклы бүләкләр тапшырылды. Чара район мәдәният йорты хезмәткәрләренең чагу, күркәм чыгышлары белән үрелеп барды. Тантаналы чара турында тулырак язманы гәзитебезнең киләсе санында укый аласыз.