+24 °С
Яңгыр


Әлеге чарада муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча беренче урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Дамир Фәнил улы Низамов һәм Чакмагыш авылы биләмәсе хакимияте җитәкчесе Фаил Әхнәф улы Ишморатов бәйрәм уңаеннан оештырылган ярминкәгә килүчеләрне сәламләделэр. Бик күпләр үзләренең таныш-белешләре белән очраштылар. Сатуда яшелчә-җимешнең, итнең төрлесен, бал, яшелчәләр, авыл хуҗалыгы товарлары, камыр ризыклары, балыкларның төрлесен, кул эшләрен очсыз бәягә сатып алу мөмкинлеге бар иде. Җаның теләгән бар әйберен дә күп райондашлар һәм кунаклар теләп сатып алды да. Алдагы ярминкәләр дә күтәренке бәйрәм рухында үтәр, дигән ышанычтабыз.