ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
4 ноябрь 2022, 04:15

Илебез көче – халыклар бердәмлегендә

Илебеҙнең төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе булган Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Аблай авылы мәдәният йортында үсмерләр өчен “Көчебез – бердәмлектә” дип исемләнгән уен-күңел ачу чарасы үткәрелде.

Илебез көче – халыклар бердәмлегендәИлебез көче – халыклар бердәмлегендә
Илебез көче – халыклар бердәмлегендә

Ул Русия Федерациясе гимнын тыңлау белән ачылды. Чара барышында мәдәният йортының художество җитәкчесе Гөлназ Ибраһимова белән китапханәче Айсылу Сираева анда катнашучыларга бәйрәмнең тарихы турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Артабан укучылар “Көчебез – бердәмлектә” дип исемләнгән викторина сорауларына җавап биреп, үз белемнәрен сынап карады. Балалар бәйрәм тарихы, Русиядә 400 ел элек булган тарихи вакыйгалар, бердәм көч булып оешу илебез халкына дошманга каршы көрәшеп җиңү яуларга булышлык итүен, халык геройлары Күзьма Минин белән Дмитрий Пожарскийның каһарманлыгы, алар хөрмәтенә ил башкаласында куелган һәйкәл турында үзләре өчен яңа булган байтак яңа мәгълүмат үзләштерделәр. Балаларга шулай ук шушы тема буенча кроссворд чишү да ошады, бу эшне башкарганда алар дәүләт бәйрәмнәрен һәм мөһим тарихи вакыйгаларны, даталарны исләренә төшерделәр, илебез биләмәләрендә яшәгән халыкларны һәм милләтләрне барладылар, мәкаль-әйтемнәр ярдәмендә сөйләм телмәрен баеттылар. Болардан тыш, дәүләтебез символлары – герб, флаг һәм гимн, аларның илебездә яшәүче һәр кеше өчен ни дәрәҗәдә мөһим булулары турындагы белемнәрен ныгыттылар. Тәрбияви яктан бик тә әһәмиятле булган бу чараны оештыру мәдәният хезмәткәрләренең ил Президенты В.В.Путинның ил педагоглары алдына куйган төп тәрбияви бурычны – яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, патриотик тәрбия бирүне активлаштыру максатын үтәүдә мәктәп һәм җәмгыятькә ярдәме, уртак эшчәнлеккә керткән саллы хезмәт өлеше. Кече яшьтән үк туган ил, дәүләт тарихын белеп үсү – Ватаныбызның лаеклы гражданнары булу дигән сүз ул.

Автор:Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас