+28 °С
Болытлы


Гүя аларда “икенче сулыш” ачыла. Балалар үскән – үз тормышлары, оныклар да инде балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә. Алар өчен сөенеп яшәү үзе бәхетле мизгел түгелме соң?! Яшьләрдән калышмаган пенсионерлар белән районда күп төрле чаралар, очрашулар һәм бәйрәмнәр оештырыла. Шуларның берсе Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм иткәндә Чакмагышның “Встреча”(“Очрашу”) ветераннар һәм инвалидлар клубы әгъзалары белән очрашу булды. Өлкән райондашларыбыз анда иркенләп аралашты, яшьлек хатирәләрен барлады, шаулап үткән хезмәт елларын искә алдылар.