ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
7 ноябрь 2022, 11:30

«Халык» исемен акладык!

30 октябрь көнне район мәдәният йортында VII «Дуҫлыҡ гөлләмәһе» республика үзешчән халык коллективлары фестиваленең район этабы узды.

«Халык» исемен акладык!«Халык» исемен акладык!
«Халык» исемен акладык!

Үзенчәлекле бәйрәм чарасын муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова ачып җибәрде һәм бәйгедә катнашучыларга уңышлар, яңадан-яңа иҗат үрләре яулауларын теләде.

         «Дуҫлыҡ гөлләмәһе» фестивалендә республикабызның мактаулы “халык” исемен йөртүче иҗат коллективлары катнашты. Чакмагышлыларның чыгышларын бәһаларга мәртәбәле жюри әгъзалары килде. Алар –  республика Халык иҗаты үзәгенең халык иҗаты бүлеге мөдире, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Искәндәр кызы Әхмәтҗанова, республика Халык иҗаты үзәгенең хореография буенча әйдәүче белгече Нәзифә Айтуган кызы Нурмөхәммәтова һәм Уфа сәнгать училищесы укытучысы, «Ош вич сем» халык фольклор-этнография ансамбле җитәкчесе Лира Сәхап кызы Фәтыйхованы берләштергән.

         Бүгенге көндә районыбызда 11 “халык” коллективы эшчәнлек алып бара. Шуларның икесе – Имәнлекул мәдәният йортының “Хыял” һәм район мәдәният йортының “Замандашлар” театрлары яз көне үк мактаулы исемнәрен яклауга иреште инде. Калганнары исә 30 октябрьдә сынау тотты.

         Бу көнне “Идел” халык уен кораллары оркестры (җитәкчесе – Ринад Кәримов), ветераннар хоры һәм “Березка” урыс вокал ансамбле (Гөлнара Шәймиева), хатын-кызларның “Чулпан йолдыз” (Гүзәл Табишева) һәм ир-егетләрнең “Ядкарь” (Урал Гатауллин) вокал ансамбльләре, Юмаштан “Сеспел” чуваш (Вера Фомина) һәм Тозлыкуштан “Ахирәтләр” татар (Алина Сәлихова) фольклор ансамбльләре, район мәдәният йортының “Асылъяр” (Гөлшат Галләмова) һәм Тозлыкуштан “Чакматаш” (Гөлназ Габсалихова) бию ансамбльләре дә үз һөнәри осталыкларын, югары сәхнә мәдәниятен күрсәтүгә ирештеләр һәм мактаулы исемнәрен аклап калдылар.

Барлык коллективларны да чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар, артабан да үсешә баруларны һәм чәчәк атуларын телибез!

«Халык» исемен акладык!
«Халык» исемен акладык!
«Халык» исемен акладык!
«Халык» исемен акладык!
«Халык» исемен акладык!
«Халык» исемен акладык!
«Халык» исемен акладык!
«Халык» исемен акладык!
«Халык» исемен акладык!
«Халык» исемен акладык!
«Халык» исемен акладык!
«Халык» исемен акладык!
Автор:Денис Мансуров
Читайте нас