

Чөнки мондый шартларда хәтта зур тәҗрибәле шоферлар да транспорт чарасына идарә иткәндә хаталар ясарга мөмкин. Алдагы еллардагы статистика мәгълүматларыннан күренүенчә, сезоннар алмашынган вакытта, аеруча тәүге көн-атналарда, юл-транспорт вакыйгаларының һәм фаҗигаләренең артуы күзәтелә. Водительләрнең игътибарсызлыгы һәм аларның хәвефле табигать шартларында машинага идарә итәргә әзер булмавы – юллардагы фаҗигаләрнең төп сәбәпчесе.
Хәзерге заманда машина-транспорт чарасыз тормышны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Һәркайсыбызның да диярлек тормышы тәгәрмәч өстендә үтә – кайсыбыз волитель, кайсыбыз пасссажир, кайсыбыз автомашиналар агымы тукталып та тормаган диярлек юлдан атлаучы җәяүлеләр сыйфатында эш көнен генә түгел, ял көннәрен дә башлыйбыз. Шуңа да без юл хәрәкәтендә катнашкан һәр кешене юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндибез. Руль артындагы якташларны тизлек режимын бозмый, юл билгеләре кушканнарны төгәл үтәргә, хәвефсезлек каешларын үзегез дә эләктереп, салондагы пассажирларыгыздан да шуны таләп итәргә, шуның белән машинадагы кешеләрнең дә хәвефсезлеген тәэмин итәргә чакырабыз. Бу сезонга транспорт чарасын ныклап әзерләү дә – мөһим мәсьәлә. Җәйге тәгәрмәчләрне кышкысына үз вакытында алыштыру, һава температурасына туры килгән тәрәзә югыч сыеклык куллану һәм пыяла чистарткыч җиһаз-дворникларның төзеклеген тикшерү күп кенә аянычлы хәлләрдән саклап кала.
Шулай ук җәяүлеләргә дә барлык хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәп, юлларны бары тик тиешле урыннарда гына кисеп чыгарга, хәрәкәт вакытында телефоннар экраннарына төбәлми, гаджет колакчыннарыннан башка, тынычрак вакытта файдаланырга, тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементлары булган кием яки аксессуарларны кулланырга тәкъдим итәбез. Бу кагыйдәләрне балаларга аеруча ныклап аңлату таләп ителә.
Әлеге кагыйдәләрне төгәл үтәү – сәламәтлекне генә түгел, гомерләрне дә саклап калу нигезе. Белүебезчә, республика юлларында көн саен юл-транспорт вакыйгалары теркәлә, дистәләрчә кешеләрнең сәламәтлегенә зыян килә, күпме гомерләргә өзелә... Мондый фаҗигаләргә тарымас өчен алда язылган бик гади генә гамәлләрне үтәргә генә кирәк. Без үз чиратыбызда йөргән юлларыгыз имин, һәрвакыт хәвефсез булсын дип телибез.