

Бүген, 8 ноябрьдә, иртә таң белән районда быелгы көзге чакырылыш вакытында хәрби хезмәткә алыначак егетләрнең беренче төркеме армия сафларына озатылды. 9 егет хәрби частьләргә хезмәт үтү урыннарына бару өчен республиканың җыелма пунктына юл тотты. Яшь егетләрне озатырга әти-әниләре, якыннары, дуслары килгән иде.
Игълан ителгәнчә, өлешчә мобилизациягә бәйле рәвештә, быел көз чираттагы армиягә чакыру бер айга кичектерелде. Ләкин шул ук вакытта ул гадәти вакыт эчендә бетәчәк – ягъни өч ай урынына армия сафларына чакыру ике ай эчендә тәмамланачак.
Гадәттәгечә, хәрби комиссариатта егетләр һәм аларның әти-әниләре белән очрашу оештырылды. Егетләрнең әле бала-малайлыклары күңелләреннән чыгып бетмәгәнлеге йөзләрендә чагыла. Шулай булуга карамастан, кыю ир-ат булып җитешер өчен алда аларны тулы бер армия елы көтә.
Булачак солдатларны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова сәламләп, аларга әти-әниләрен сөендерерлек итеп хезмәт итүләрен, исән-имин туган нигезләренә әйләнеп кайтуларын теләде. Хәрби комиссар Альберт Хәниф улы Хәбиров та егетләргә Ватан алдындагы бурычны намус белән үтәүләрен теләп, киңәш-теләкләрен җиткерде. Үз чиратында хәрби хезмәткә алынучы егетләр дә армиянең һәр ир-ат тормышындагы мөһим роль билгеләвен, хәрби хезмәт егетләрне төрле яктан чыныктыруын, ихтыяр көчен ныгытуын, армиягә баруның мөһимлеген ассызыкладылар.
Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә таныша аласыз.