

Мирсат абый белән Раушания апа 100дән артык каз үстергән. Өмәгә алар күршеләрен, туганнарын, авылдашларын чакырып, халкыбызның чагу йолаларының берсе булган бу чараны матур итеп тормышка ашырдылар.
Татар халкында бик күңелле бәйрәмнәр, бай гореф-гадәтләр бар. Әмма, каз өмәсе – иң күңелле йолаларның берсе. Хатын-кызлар тезелешеп утырып, татар халык җырларын көйли-көйли, күңелле итеп каз йолкты. Өмәчеләр арасында иң өлкәне – Раушания апаның әнисе, озакламый 90 яшен тутырачак Миңсылу Хәкимова иде. Бертуганнар Зирина Гатауллина, Флүзә Ямбаева, дуслары Ләйсән Сафиуллина, Гөлнара Фазлыева, Инзира Гыйбашева уңганлык, осталыкта сынатмады. Хуҗабикәнең кызы белән килене дә алардан калышмады. Әйтергә кирәк, Көсәкәй авылы клубы хезмәткәрләре дә җыр-моңга гына түгел, эшкә дә бик активлар. Рәсүл Сафиуллин кулыннан гармунын төшермәде – өмәчеләр эшенә ямь өстәп торды.
Каз өмәсе – ул күмәк эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу чарасы да. Каз мае белән майланган коймак, бәлеш ашап, чәй эчү – каз өмәсенең иң рәхәт мизгелләре. Эшне әнә шулай күмәкләп, җырлап башкарсаң, ул җиңел генә үтеп китә, сагынып сөйләрлек була.
Үстергән маллары хуҗаларына бәрәкәт китерсен, киләсе елларда да исән-имин, дөньяларыбыз тыныч булып, кош-корт үстерергә насыйп булсын.