+24 °С
Яңгыр


Көсәкәй авылы клубында өлкәннәр арасында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан шахмат турниры үткәрелде. Ярышка һәммәсе дә теләп килде. Авылдашлар рәхәтләнеп аралашты, сөйләште, зирәклектә ярышты. Уен ахырында барлык катнашучылар да Грамоталар белән бүләкләнде.
Мәгълүмат һәм фотосүрәтләр чыганагы: Үрнәк авыл биләмәсенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.