+28 °С
Болытлы


Бүген район үзәгендә иске коймаларны сүтү буенча эш башланды. “Муниципаль районның административ үзәгендә коймаларны ремонтлау һәм төзекләндерү” муниципаль программасы кысаларында район үзәегендә 900 метрдан артык коймалар яңартылачак. Әлегә “Чакмагыш торак-коммуналь” хуҗалыгы җәмгыяте” һәм Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре Ленин урамындагы коймаларны сүтеп алу буенча эш алып бара. Биредә 390 метрга якын яңа койма урнаштырылачак. Аннары яр буе (Набережная) территориясенә 510 метр озынлыкта яңа коймалар кую планлаштырыла.