

Анда дин галимнәре, Ислам белгечләре, теологлар, философлар, тарихчылар, социологлар, филологлар, фәнни һәм мәгариф оешмалары вәкилләре катнашты.
Конференция кысаларында пленар утырышлар һәм дискуссияләр, ачык лекцияләр һәм түгәрәк өстәлләр, осталык дәресләре һәм секция утырышлары оештырылды.
Nesterev Plaza кунакханәсенең “Нестеров” конференц-залында оештырылган түгәрәк өстәлдә Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина да катнашты. Ул “Укучыларның рухи-әхлакый үсеше максатында заманча технологияләр куллану” дип аталган доклад белән чыгыш ясады. Үз чыгышында ул беренче урта мәктәбендә бу юнәлештә оештырлылган эш нәтиҗәләре белән таныштырды, тәҗрибә уртаклашты.
Район мәгариф хезмәткәрләре туплаган тәҗрибәләрен халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итүләре бик куанычлы. Аларга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!