+22 °С
Яңгыр


Әлеге турнирга командалар ныклап әзерләнгәннәр иде, барлыгы җиде команда катнашты. Ярышларга безнең район егетләре дә зур җаваплылык белән карады һәм дәрәҗәле икенче урынны алып кайтты!
Әйтеп үтәргә кирәк, Николай Васильевич истәлегенә багышланган турнир 20 ел рәттән үткәрелә. Николай Агапитов – танылган спортчы, ул озак еллар дәвамында район яшьләре арасында волейбол турнирлары, җиңел атлетика, өстәл теннисы буенча ярышлар үткәрә, яшьләрне сортка җәлеп итә.