ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
9 ноябрь 2022, 10:05

Гаиләләр өчен зур ярдәм 2023 елда ана капиталы 12,4 % ка артачак

2023 елда ана капиталы 12,4% ка индексацияләнә: беренче балага 589 600 сумга, икенчесенә 779 000 сумга кадәр артачак. 2024 елда ана капиталы күләмен 5,5% ка, 2025 елда 4% ка арттыру планлаштырыла, бу  инфляция дәрәҗәсе белән бәйле.

Гаиләләр өчен зур ярдәм 2023 елда ана капиталы 12,4 % ка артачакГаиләләр өчен зур ярдәм 2023 елда ана капиталы 12,4 % ка артачак
Гаиләләр өчен зур ярдәм 2023 елда ана капиталы 12,4 % ка артачак

 

         Русия Хөкүмәте ана капиталын инфляция белән бәйле 2023 елда 12,4% ка, 2024 елда 5,5% ка һәм 2025 елда 4% ка индексацияләүне планлаштыра. Киләсе елда ана капиталы беренче балага 589 600 сумга, икенчесенә 779 000 сумга кадәр артачак, дип хәбәр итә ТАСС һәм РБК Русиянең пенсия һәм социаль страховкалау фонды материалларына сылтама белән.

          2024 елда, индексацияләүне исәпкә алып, беренче балага ана капиталы якынча 622 000 сум, икенчесенә — 822 000 сум, тагын бер елдан — беренче балага 647 000 сум һәм икенче балага 855 000 сум тәшкил итәчәк.

 

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас