ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
9 ноябрь 2022, 09:55

Гимназия укучылары сынатмый

Чакмагыш гимназиясе укучылары  актив рәвештә төрле конкурсларда, олимпиадаларда, фәнни-тикшеренү конференцияләрендә катнаша һәм уңышларга ирешә. Биредәге “Үсеш ноктасы” үзәге дә уңышлы гына эшләп килә, укучылар анда ныклап шөгыльләнә. Шушы көннәрдә  “Үсеш ноктасы”  мәгариф үзәге укучылары, “Туган төбәгем һөнәрчеләр белән дан тота” (“Мастерами славится мой край“) республика видеороликлар конкурсында актив катнашып, җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.  Конкурста республикабызның барлык төбәкләреннән 198 укучы катнашты.

Гимназия укучылары сынатмыйГимназия укучылары сынатмый
Гимназия укучылары сынатмый

 

10-13 яшьлекләр категориясендә 6А сыйныф укучысы Ралина Гарифуллинаның  эше 3нче  урынны алды. “Мәктәп командалары”  номинациясендә  1нче урынга  6А сыйныф укучылары Алина Бакиева  һәм Азалия Гарифуллинаның эшләре лаеклы  булды.

Кызларны һәм аларның җитәкчесе  Эльвина Илдар кызы Яхинаны җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас