ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
9 ноябрь 2022, 10:55

Иске Калмашта «Кванториум» эшли башлады

Хәзерге заман балалары күпкырлы белемгә, яшьтән үк шактый гына күнекмәләргә ия.

Иске Калмашта «Кванториум» эшли башладыИске Калмашта «Кванториум» эшли башлады
Иске Калмашта «Кванториум» эшли башлады

Чынлап та, кайвакыт кечкенә сабыйлар кесә телефоннарын, планшетларны әти-әниләреннән яхшырак та белә. Балачактан цифрлы техникага кызыксынучан укучыларга дөрес юнәлеш бирсәк, бәлки арабызда галимнәр дә артыр иде.
Кичә районыбызның Иске Калмаш урта мәктәбендә “Кванториум” технопаркы үз ишекләрен ачып җибәрде. Аның беренче дәресләрендә Иске Бәшир урта мәктәбе укучылары катнашты. Күчмә мәгариф үзәге ун көн дәвамында сыйныф укучылары өчен төрле мастер-класслар үткәреп, аларны яңа технологияләр, проектлау, робототехника, сәнәгать дизайны нигезләре белән таныштырачак.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас