

Проект медицина хезмәткәрләренең күңел халәтен арт-терапия һәм мәдәни тернәкләндерү юлы белән профилактикалауга юнәлтелгән.
Шушы көнәрдә проект кысаларында район үзәк дәваханәсендә күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре медицина хезмәткәрләре өчен күңелле чара оештырды.
Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе, Нәзифә Кадыйрова, Башкортстанның халык артисты Гали Алтынбаев, Башкортстанның халык артисты Зөлфия Кудашева, Башкортстанның атказанган артисты, автор-башкаручы, бард, сәхнә осталары берлеге рәисе Рамил Бәдамшин, Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы рәссамнары берләшмәсе әгъзасы Раушания Бәдретдинова, “Яшьлек Шоу –2020” халыкара конкурсы җиңүчесе, мультиинструменталист, танылган башкорт музыканты Ришат Рәхимов, проект менеджеры Евгения Бәдамшина сәгать ярым дәвамында төрле чагу номерлар белән чыгыш ясадылар.
“Чара үтә дә җылы, дустанә шартларда бер сулышта үтеп китте. Артистлар безне искиткеч сәнгать дөньясына алып керде. Концерт атна уртасына туры килүенә карамастан, без артистларга бик шат булдык. Район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре эш сәгатьләреннән соң калып, чынбарлыкта җан дәвасы алды. Медицина хезмәткәрләренең күңелен күтәргән артистларга, проект җитәкчеләренә ихлас рәхмәтемне җиткерәм”, – дип тәэссоратларын уртаклашты безнең белән район үзәк дәваханәсенең беренче профсоюз оешмасы рәисе Резида Рафаил кызы Хәйдәрова.
Әйтеп үтик, әлеге проект Башкортстан Республикасы Гранты акчасына һәм Гражданлык җәмгыятенә ярдәм итү фонды, Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы, сәламәтек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең республика профсоюзлар оешмасы, “Яраткан рәссамнар” порталы, сәхнә осталары берлеге, “Вицыан” компаниясе һәм Василий Пегановның матди ярдәме белән тормышка ашырыла.