+24 °С
Дождь


Проектның максаты – авыл халкын милли традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә нигезләнгән иҗтимагый файдалы чараларга җәлеп итү, берләштерү юлы белән аек һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Анда муниципаль район Советы аппараты начальнигы Индира Альберт кызы Гәрәева, район башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Гөлзия Сабир кызы Ситдыйкова, авыл биләмәсе башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова катнашты. Утырышта конкурсның авыл биләмәсендә үтү мәсьәләләре каралды, чараны тормышка ашыру планы төзелде һәм расланды.