ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
10 ноябрь 2022, 10:00

Чын балалар шагыйре Самуил Яковлевич Маршакның тууына 135 ел

Митрә-Әюп китапханәчесе Сәния Хәбибуллина “Балаларның яраткан әкиятчесе” конкурс-программасын оештырды. Илебездә Самуил Маршакны, аның “Билгесез герой”, “Таркау кеше”, “Читлектәге сабыйлар” әсәрләрен белмәгән кеше юктыр?! Әйе, бала чагыбызның иң мавыктыргыч, кызыклы, әкияти шигырьләре авторы белән барыбыз да таныш. Бу әсәрләр барысы да Самуил Маршакның үткен каләменнән чыккан.

Чын балалар шагыйре Самуил Яковлевич Маршакның тууына 135 елЧын балалар шагыйре Самуил Яковлевич Маршакның тууына 135 ел
Чын балалар шагыйре Самуил Яковлевич Маршакның тууына 135 ел

 

         Чара барышында балалар Самуил Яковлевичның тормыш һәм иҗат юлы турында кыскача мәгълүмат тыңладылар. Соңыннан китапханәче белән бергә юбилярның китаплары битләре буйлап мавыктыргыч “әдәби сәяхәткә” юлландылар. Конкурс барышында балалар табышмаклар чиштеләр, язучының әкиятләре буенча “җөмләне дәвам ит” викторинасында катнаштылар. Чара “Безнең дустыбыз – Самуил Маршак” дигән китап күргәзмәсе белән тәмамланды.

 

Фото һәм мәгълүмат Митрә-Әюп авылы китапханәсенең “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге сәхифәсеннән алып әзерләнде.

Чын балалар шагыйре Самуил Яковлевич Маршакның тууына 135 ел
Чын балалар шагыйре Самуил Яковлевич Маршакның тууына 135 ел
Чын балалар шагыйре Самуил Яковлевич Маршакның тууына 135 ел
Чын балалар шагыйре Самуил Яковлевич Маршакның тууына 135 ел
Чын балалар шагыйре Самуил Яковлевич Маршакның тууына 135 ел
Автор:Индира Латыйпова әзерләде.
Читайте нас