ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
10 ноябрь 2022, 04:50

Хезмәтегез тынгысыз да, җаваплы да

10 ноябрь — Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне

Хезмәтегез тынгысыз да, җаваплы даХезмәтегез тынгысыз да, җаваплы да
Хезмәтегез тынгысыз да, җаваплы да

Русиядә җәмәгать тәртибен саклау хезмәтенең өч гасырлык тарихы бар. Бүген илебезнең эчке эшләр органнары оештырылуның 105 еллыгы билгеләнә. Дәүләт һәм халык милкенең сакланышы, хезмәт ияләренең иминлеге, җәмгыятебездә хокук тәртибе һәм законлылык сагында торучылар – Русия эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең тынгысыз һәм үтә җаваплы хезмәте һәрчак мактау лы булды. Полиция хезмәткәрләре бүген дә тәртип һәм иминлек сагында уяу тора. Алар гражданнарның конституцион хокукларын, җәмгыять һәм һәр шәхеснең хәвефсезлеген, җәмәгать һәм хокук тәртибен тәэмин итеп, илебезнең социальикътисадый үсешенә, тотрыклы тормышны саклауга зур өлеш кертә. Хөрмәтле хокук саклау органнары хезмәткәрләре, кадерле тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң ихлас котлау сүзләремне кабул итегез! Үз үзегезне аямыйча, көнне төнгә ялгап башкарган үтә җавап лы һәм хәвефле хезмәтегездә тик уңышлар, барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете телим. Алдагы көннәребез дә тынычлыкта һәм иминлектә, зур хезмәт җиңүләре белән үтсен.

Автор:Реканс Ямалеев, муниципаль район хакимияте башлыгы.
Читайте нас