

Украинадагы махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән район солдатларына ярдәм йөзеннән игълан ителгән акция дәвам итә. Бүген Әдис белән Гөлнар Шәрәфҗан кызы Хәсәновлар райондагы М.Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабына 50 килограмм бал алып килгән.
“Умартачылык – кечкенәдән яраткан шөгылем. Бу бик четерекле, җиңел булмаган эшкә балачактан өйрәнеп калдым. Эш тәртибен белсәң, уңганлык, үҗәтлек, тырышлык кына кирәк”, – ди Әдис абый. Менә инде 20 елдан артык алар тормыш иптәше Гөлнар белән умарта карый. Бүгенге көндә аларның 100 гә якын умартасы бар. Хуҗа аларны урман эченә урнаштыра. Аларны вакытында барып карый. “Бал алырга телисең икән – кортларга тиешенчә игътибар бирергә кирәк”, – дип сөйли тәҗрибәле умартачы. Шулкадәр күп булгач, балы да хәтсез буладыр, дип гаҗәпләндем. Ләкин, Әдис абый мактанырга ашыкмады. Ул да булса елның ничек килүенә карый икән. Кайбер чәчәкләрнең дә ату чоры соңарган икән. “Шулай да, бал юк дип, кайгырасы юк”, – диде ул. Күпләр бал кортлары чәчәкләрдән нектарны ташый да, аны аертып кына аласы була дип күз алдына китерә. Бу алай түгел шул. Өстәлдә көндә шифалы бал торсын дисәң, аны күршеләр һәм мохтаҗ булганнарга бүлешәм дисәң, шактый тир түгәргә кирәк. Моның өчен бик күп сабырлык, түземлек таләп ителә. “Ул гына түгел, умартачылык эше ел әйләнәсенә эшләүне таләп итә”, – дип кушыла Әдис абыйның тормыш иптәше Гөлнар апа. Иске Бәшир урта мәктәбе директоры булып хезмәт салган Гөлнар Шәрифҗан кызы да умартачыга әйләнеп беткән инде. Хатын-кыз шулай гомер буе иптәшенә ярдәмче, аның сыңар канаты булырга тиеш тә.
Әдис белән Гөлнар Хәсәновлар озак еллар бергә матур гомер кичереп, ике баланы назга төреп үстерәләр. Тормышларының бетмәс шатлыгы – оныклары Ринат картәти белән нәнәйгә яшәү яме өсти.
“Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабына бал илтүне икәү бергә уйлап, эшләдек. Салкын көннәрдә баллы кайнар чәй яугир якташларыбызны бераз булса да җылытыр, дип өметләнәбез”, – ди изге җанлы Хәсәновлар. Аларның игелекләре үзләренә изгелек булып әйләнеп кайтсын!