

2016 елдан башлап районыбызның һәр авыл биләмәсендә шактый проект гамәлгә ашырылды, аларга нигезләнеп төзелгән яки төзекләндерелгән байтак социаль объектлар сафка кертелде, юллар һәм башкаларны төзекләндерү буенча күп санлы эшләр башкарылды. Аларны санап китсәң, гәзитебез битләре җитәрлек түгел: Җирле инициативаларны хуплау прогграммасы кысаларында юллар төзекләндерелде, сууткәргеч линияләре сафка кертелде, караңгы мәлдә яктыртучы урам утлары балкыды, ял парклары барлыкка килде, мәктәпләр, авыл клублары ремонтланды, ярдәмгә техника сатып алынды.
Җирле инициативаларны хуплау программасының ни дәрәҗәдә мөһимлеге һәм халык өчен әһәмиятле булуы шушы башкарылган эшләрдә чагылып тора. Киләсе елда да барлык авыл биләмәләрендә шушы программада катнашу өчен җитди әзерлек бара. Күптән түгел муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында авыл биләмәләренең хакимият башлыклары, эшләр идарәчеләре, белгечләре өчен укулар үткәрелде. Аны муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов үткәрде. “Халык фикерен белү безнең өчен бик мөһим. Программада канашуга бәйле йомгаклау җыелышлары декабрь азагына кадәр тәмамланырга тиеш. Һәр биләмәдә быел да үтә мөһим проектлар сайланыр, халык бердәм фикергә килер, дип ышанам, – диде ул.
Елдан-ел халык билгеле бер төр проектны өстен күрә. Алты ел дәвамында гамәлгә ашырылган программа нәтиҗәләренә күз салсак, халык авылда юллар, мәдәният йортлары һәм җирлекләрне төзекләндерүне хуп күргән. Быел да райондашларыбыз бу проектның файдасын күзаллап эш итәр. Инициатива төркемнәре әгъзалары халык фикеренә таяныр, ә һәр биләмә халкы програмада катнашу өчен бүгеннән үк хәл ителүне көткән үтә дә әһәмиятле проектлар сайлар, дигән өметтә калабыз.