ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
10 ноябрь 2022, 05:40

Җәмгыятебездә иминлек – төп бурычыбыз

Бүген без үзебезнең һөнәри бәйрәмебезне – Русия Федерациясе эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез.

Җәмгыятебездә иминлек – төп бурычыбызҖәмгыятебездә иминлек – төп бурычыбыз
Җәмгыятебездә иминлек – төп бурычыбыз

Йөрәк кушуы, тормыш таләбе буенча гомерлеккә сайлап алынган һөнәрләр бар. Һәр көнне олы җаваплылык хисләре, батырлык, куелган бурычларын үтәү хакына үз-үзеңне аямау, биргән изге антыңа һәм вазыйфа бурычларыңа ахыргача тугрылыклы калуны таләп итүче безнең һөнәребезне дә әйләнәтирәдәге кешеләр хокукларын саклау өчен гомерләрен дә аямыйча көрәшүче, җәмгыятебездә тулы тәртип һәм тотрыклылык саклауны үзенең төп бурычы итеп күрүче кыю йөрәкле, ватанпәрвәр кешеләр генә сайлый. Эчке эшләр бүлегендә хезмәт итүне үзенең мөкатдәс бурычы итеп исәпләүче чын ир-егетләребез һәм каһарман хатын-кызларыбыз – районыбыз горурлыгы. Хокук тәртибе тантанасын тәэмин итү хакына фидакарь хезмәт күрсәтү иң авыр, иң җаваплы һәм иң кирәкле һөнәрләрдән санала. Русия Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районы буенча бүлеге хезмәткәрләре прокуратура, судлар, тикшеренү комитеты, башка хокук тәртибен саклау органнары һәм җәмәгатьчелек оешмалары белән берлектә районыбыз территориясендә җәмәгать хәвефсезлеген һәм хокук тәртибе тантанасын тәэмин итә, уңышлы рәвештә җинаятьчелек күренешләре таралуга юл куймый, халкыбызга яңадан-яңа хезмәт уңышлары яуларга булышлык итә. Узган ун айда эчке эшләр бүлегенең эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешүдә җинаятьләрне булдырмау һәм хокук тәртибен бозучыларны эзәрлекләү подразделениеләре, җәмәгать тәртибен саклау полициясе хезмәткәрләренең өлеше зур. Агымдагы елда хезмәтләндерелгән территориядә гади булмаган оператив хәл саклана, әмма шул ук вакытта җинаятьчел кул сузу күренешләренең күзгә күренеп кимүе күзәтелә. Үткән 10 айда районыбыз территориясендә хокук тәртибе кануннары бозылу очраклары турында барлыгы 2726 гариза, хәбәр яки башка мәгълуматлар теркәлгән, бу исә алдагы елдагыдан 333 очракка кимрәк тәшкил итә. Шул ук вакытта, теркәлгән җинаятьләр саны да 13 очракка кими төшеп, 204 тәшкил итте, шулардан 156 очрагы тулысынча ачылып, җинаять эшләре суд карамагына тапшырылды. Тагын да 42 очрак буенча гаепле кешеләр ачыкланды да инде, тикшеренү эшләре тәмамлану алдында тора. Ачылган җинаятьләр күләме 90 проценттан артып китә. Әлеге чорда наркотиклар куллану һәм аларны законсыз таратуга бәйле 3 җинаять теркәлгән, законсыз әйләнештән 177 грамм наркотиклы матдәләр чыгарылган, 145 квадрат метрдан артык мәйданда кыргый киндераш үсентеләре юк ителгән. Законсыз рәвештә сатылучы алкогольле эчемлекләр әйләнеше турында 3 факт ачыкланылган, 20 литр спирт катнашмасы законсыз әйләнештән чыгарылган. Узган чорда районыбыз территориясендә 97 юл-транспорт вакыйгасы теркәлеп, аларда 5 кеше һәлак булды, 21 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алып, дәваханәләргә салынды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 5277 очрагы буенча административ эшләр кузгатылды, шулардан 133е – автотранспорт чараларына исерек хәлдә идарә иткән өчен. Мондый кылыклары кабатлану аркасында 14 гаепле кешегә карата җинаять эшләре кузгатылды. Полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан үзләре хезмәтләндергән участокларда төрле административ хокук бозуларга бәйле 586 эш кузгатылды. Узган чорда андый төр хокук бозулар өчен гомум алганда 5256100 сум штраф салынды, шуларның 4814406 сумы түләтелде дә инде (91,6 процент). Тәү карашка коры статистика саннары артында безнең барлык хезмәткәрләребезнең тәүлек әйләнәсенә фидакарь хезмәт күрсәтүче тәфтишчеләребез, тикшеренү бүлеге, җинаятьчеләрне әзерлекләп табу, экспертлар, дежур часть, патруль-пост хезмәте, тәэминат һәм хезмәтләндерү бүлекчәләрендәге егет һәм кызларыбызның көндәлек эшчәнлеге чагыла. Алар тырышлыгы белән райондашларыбызның имин тормышы, иртәгәге көнгә ныклы ышанычы, яңа хезмәт уңышлары яулавы тәэмин ителә дә инде. Эшебезгә төп бәһа – халкыбызның безгә тулысынча ышаныч белдерүе, ә моңа һәр хезмәткәребезнең намуслы тырыш хезмәте белән ирешелә. Җәмгыятебез алдыбызга югары таләпләр куя, гражданнарыбыз өчен полиция хез-мәткәре формасы кигән кеше власть, закон, гаделлекне гәүдәләндерә. Шуңа күрә авыллар урамнарындагы тулы тәртип, гражданнар арасында тынычлык һәм хәвефсезлекләренә ышаныч нәкъ безгә – җәмгыятебездә хокук тантанасы хакимлеген тәэмин итүчеләргә бәйле икәнлеген аңлап эш итәбез. Узган чорда районда үткәрелгән барлык иҗтимагый-сәяси, мәдәни һәм спорт чараларында тулы хәвефсезлек тәэмин ителде, төрле кагыйдә бозуларга, җинаятьчел күренешләргә юл куелмады. Хезмәткәрләребез балиг булмаганнар арасында җинаятьләр һәм хокук тәртибен бозуларга юл куймау буенча да һәрдаим эшчәнлек алып бара. Даими рәвештә “Игътибар: балалар!”, “Үсмер һәм җәй”, “Наркотикларсыз яшәү күңелле”, “Полиция һәм балалар” кебек акцияләр, башка профилактика чаралары оештырылып үткәрелә. Яшүсмерләр белән эшләгәндә төп игътибар аларның үз хокукларын һәм бурычларын яхшы белеп үсүләренә, яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә юнәлтелә. Эшчәнлегебезнең төп юнәлешләре арасында Русия Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы уку йортларына кадрлар әзерләүгә, яшьләрне эчке эшләр органнарында хезмәт итүгә әзерләүгә зур игътибар бүленүе дә яшь буын вәкилләрен тәрбияләүдә зур роль уйный. Алар киләчәктә җәмгыять иминлеген ышанычлы саклаячак, өлкән буын вәкилләренең изге традицияләрен лаеклы дәвам иттерәчәк, дип ныклы ышанабыз. Чынлап та, бездә горурланырлык, өлге алырлык кешеләр бик күп. Күп хезмәткәрләребез дәүләт бүләкләренә ия. Белүегезчә, моңа үзүзеңне аямыйча тырыш хезмәт өлгеләре күрсәтү белән ирешелә. Ә хокук тәртибен саклаучылар хезмәте гаскәри хезмәткә тиң. Бүлегебезнең 33 хезмәткәре һәм ветераны Төньяк Кавказ төбәгендә хокук тәртибе тантанасын тәэмин итү хакына намуслылык, батырлык, үзүзләрен аямау өлгеләре өчен югары дәүләт бүләкләренә лаек булды. Форсаттан файдаланып, мин үзләренең бай тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсен яшь коллегалары белән ихлас уртаклашучы эчке эшләр бүлеге ветераннарына чын күңелдән рәхмәт белдерергә телим. Бүлекнең ветераннар оешмасын җитәкләүче отставкадагы милиция майоры Николай Аввакумович Антоновка, бүлек каршындагы җәмәгатьчелек советы җитәкчесе Роберт Әлтәф улы Галиевка аеруча рәхмәт сүзләре җиткерәм. Полиция эшчәнлегенә даими теләктәшлек белдерүче, гел ярдәм итүче муниципаль районы Советы һәм хакимиятенә, авыл биләмәләре, агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләренә, җәмәгатьчелек оешмаларына аерым рәхмәт белдерәсе килә. Киләчәктә дә бергә-бергә районыбызда иминлек сагында уяу торачагыбызга ныклы ышанам. Бүлек алдында һәрчак зур бурычлыр тора. Без аларны үзвакытында һәм югары сыйфатлы итеп башкарып чыгарбыз, дип ышандырам. Чөнки безнең хезмәтебез – үзебез сайлаган язмыш һәм изге бурыч ул. Хөрмәтле коллегаларым – эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, кадерле ветераннар! Һәммәгезне дә ихлас йөрәктән һөнәри бәйрәмебез – Русия Федерациясе эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне уңаеннан кайнар котлыйм. Сау-сәламәт һәм бәхетле булыгыз, сезне һәрчак йортларыгызда якын кешеләрегез исән-имин көтеп алсыннар, ә башкарган хезмәтегез гел тиешенчә бәһаланылсын. Үзегезгә һәм гаилә әгъзаларыгызга да бар яклап та уңышлар, бәрәкәтле имин тормыш телим. Бәйрәм белән, кадерле дуслар.

Автор:Нияз Казаев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция полковнигы.
Читайте нас