

Чараны фельдшер Фәридә Сәетмөхәммәт кызы Халикова “Сәламәт тәндә, сәламәт рух” дигән әңгәмәдән башлады. Ул үз чиратында диспансеризацияләнүнең файдасы турында сөйләде, йөрәк-кан тамырлары авыруларының статистикасын китерде һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Сәнгать җитәкчесе Розалия Сәхи кызы Гафарова һәм Дилә Фазылҗан кызы Галиева “Сәламәтлек турында 35 сорау” дигән викторина үткәрделәр һәм катнашучыларны сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту кагыйдәләре белән таныштылар. Спорт чарасы остеохондрозны профилактикалауга, умыртка сөяген ныгытуга, кан йөрешен яхшыртуга, мускулларның сыгылмалылыгын һәм буыннарның хәрәкәтчәнлеген арттыруга, арка авыртуыннан котылуга юнәлгән гимнастика белән дәвам итте. “Спорт чаралары уздыру – сәламәт яшәүнең бер максаты”, – ди Розалия Сәхи кызы.
Фото һәм мәгълүмат Каразирек мәдәният йортының “Вконтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсеннән алып әзерләнде.