

Занятиеләр барышында әдәбият теориясе нигезләре өйрәнелә. Практик өлештә исә берләшмә әгъзаларының язмалары тикшерелә. Иҗади биеклеккә, камиллеккә омтылганда күренекле остазларыбыз, Башкортстан язучылар берлеге әдипләре иҗатына мөрәҗәгать итәбез. Әйткәндәй, районыбыз гомер буе язучылары белән данлы булды. Ни кызганыч, купләре безнең арада юк инде. Әлбәттә, без аларны онытмыйбыз, хәтер дәресләре үткәрәбез, иҗат үзенчәлекләрен өйрәнәбез. Әдәбият күгендә якты йолдыз булып балкыган, буыннардан буыннарга күчәргә тиешле әсәрләр калдырган якташларыбыз арасында Рим ага Идиятуллинны аеруча сагынып искә алабыз. Ул 2018 елның 13 сентябрендә авыр чирдән вафат булды. Аны язмыш иркәләми, гүя фани дөньяга фәкатъ сыналарга, үзеннән соң якты эз калдырырга гына килгән, диярсең. Шагыйрь 1940 елның 25февралендә Яңа Мортаза авылында туган. Сабый гына чагыннан михнәтләр күреп үсә. Укытучы булып, шатланып эшләп йөргән әтисен 1941 елда фронтка алалар һәм шул елда ук аның хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә. Яшьли толкалган әнисе дүрт нарасыен үстерү өчен көнен төнгә ялгап колхоз эшләренә йөри. Рим, әтисеннән бишектә калган төпчек малай, әнкәсенең хәлен аңлап үсә, үз язмышына үзе юл яра. Күрше авылга йөреп җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннан Уфага — элек “Галия” мәдрәсәсе булып, урта мәктәп итеп үзгәртелгән уку йортына бара. Яхшы укый, әмма урта мәктәпне тәмамлау белән югары уку йортына керү мөмкинлеге юк — ятимлек итәктән тарта — егет дүрт ел заводта слесарь булып эшли. Әмма инде теләгенә ирешсә дә, җиңел генә уку мөмкин булмый. Башкортстан дәүләт университетында өч курс тәмамлаганнан соң, матди хәле начараю сәбәпле, укуын калдырып торырга туры килә. Бәхетенә, эш эзләп аптырыйсы булмый — яхшы укыган егетне шунда ук “Кызыл таң” гәзитенә әдәби хезмәткәр итеп алалар. Биредә аның сәләтле булуы, тырышлыгы тиз күренә һәм “Кызыл таң” редакциясе аның гомерлек эш урыны да булып кала: бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары вазыйфаларын башкара, ә инде 2000 елдан профессиональ язучы сыйфатында әдәби эшчәнлек алып бара башлый. «Кызыл таң» каршындагы әдәби түгәрәккә йөрүе сәләтен ачуга булышлык итә.Түгәрәк җитәкчесенең танылган язучы Әнгам Атнабаев булуы да — аңа язмыш бүләге. Фәкать Атнабаев аның язмаларында шигъри очкын күрә, бәһа бирә, егет күңелендә уңышлы иҗатка өмет уята кыскасы, әдәбият дөньясына үтеп керергә фатихасын бирә. Шулай итеп очкыннан ялкын кабына, Рим Зиннәтулла улының шигырьләре Башкортстан һәм Татарстан матбагаларында даими басыла башлый. 1994 елда ул Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә. Янә ике елдан “Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә ия була, аңа Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләк тапшырала. «Рим Идиятуллин белән без якташлар, яшьтән дус булдык. Көчле шагыйрь иде, сәнгать, фикер ягыннан безнең шигърияткә керткән өлеше зур. Аның үз моңы, алымнары, образлары бар. Берсенә дә охшамаган шигърият. Принципиаль, үз сүзле шагыйрь. Ул беркайчан бүләкләр сорап йөрмәде. Биргәненә канәгать булды. Башкортстан шагыйре өчен Татарстан премиясен алу — иң зур бүләк. Әмма Казанда яшәп иҗат иткән булса, бәлки Тукай премиясен дә алган булыр иде», — дигән Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин шагыйрьнең иҗатын зурлап. Аның фикерен якташыбызның якын дусты, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ куәтләп, түбәндәгеләрне әйтте: «Без Рим белән күрше авылларда яши идек. Дус, фикердәш булдык. Бик үзенчәлекле, талантлы, бөтен авырлыкларны җиңеп яшәргә өйрәнгән шагыйрь һәм шәхес иде. Башкортстанда татар милләтен кайгыртып яшәде. Соңгы чорда иҗаты бик танылды, зурланды. Башкортстан татар конгрессы белән берлектә Тукай премиясенә тәкъдим итәргә уйлый идек». «Ул олы шәхес, журналист һәм талантлы шагыйрь иде, — дип бәяләде райондашбыз, БДУ ның филология фәннәре кандидаты, доцент Рәүф Идрисов. — Вөҗданлы, намуслы, тәрбияле кеше иде. Гомер буе иманына,иленә, халкына тугры булды. Тормышында һәм иҗатында үз кыйбласына тугры булып калган данлыклы улы иде». Танылу алган якташыбыз белән очрашып тордык без. Аны үткер телле журналист, шагыйрь итеп кенә түгел, ә бәлки яхшы киңәшче, остаз буларак та хөрмәт иттек. Ул үтә гадел, кешелекле иде. Олуг шәхеснең үзенә күрсәтелгән аз гына игътибарга да сөенүенә гаҗәпләнә идем. Язучы яшәгән балкып торган йортта соңгы күрешүебезнең онытыласы юк. Тормыш иптәше Дания апа белән балкып каршыладылар.«Игенче гәзите редакторы Фәнис Әмирхановның юморга бай сөйләмен елмаеп тыңлаганы әле дә күз алдында. Райондашларының яшәү — көнкүреше белән дә кызыксынды. Күңелле гапләшеп озак кына утырдык. Ә бит ул авыр операция үткәргән иде, әмма аның авызыннан зарлану сүзе ишетмәдек. Кайткач, бу фәһемле очрашу турында җаваплы секретарь Рәзилә Арсланова гәзиттә зур күләмле материал бирде. Рим ага моңа бик тә канәгать булуын, сөенүен, чиксез рәхмәтле булуын белдерде. Яшь каләмкярларга үрнәк булды ул. Редакция каршында оештырылган хәбәрчеләр мәктәбе занятиеләрендә дә, әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләр үткәргән чараларда да Рим Зиннәтулла улының язучылык тәҗрибәсе өйрәнелде һәм арытаба да шулай булачак. Менә бүген дә аның иҗатына күзәтү ясаганда чаткычылар актив кушылды, фикерләрен белдерде. «Рим Идиятуллинның иҗаты күңелгә якын, чакмагышларча. Язганнары бүген дә актуаль, тирән фикерле, кабатланмас сурәтләү чараларына ия. Әдәбият мәйданына омтылганнарга лаеклы үрнәк. Олуг әдипләребезнең исемнәрен тарих төпкеленә калдырмас, оныттырмас өчен дә, без, иҗатчылар, китапханә, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә чаралар үткәрергә, күренекле әдипләребезнең язганнарын пропагандаларга, халык күңеленә җиткерергә бурычлыбыз. Чөнки, бөекләрне биеклеккә халык күтәрә», — дип тәкьдиме ясый берләшмәнең иң актив әгъзасы, Вазих Исхаков премиясе лауреаты Рәсимә Ильясова. Аның тәкъдиме барчабыз тарафыннан кабул ителде. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Шәймөхәммәтова шагыйрь турындагы истәлекләрен яңартты, шигырьләрен укып хисләндерде. Занятие ахырында җәмәгатьчелек белән үткәрелергә тиешле чараның планын да төзеп куйдык. Рим Зиннәтулла улының иҗатын бер язмада гына ачып салырлык түгел. «Римнең китап исемнәрендә ниндидер фатализм бар», — дигән иде Рашат Низами. Аңа каршы Рим ага: «Әйе. Бар! Дөнья — фани, котылгысыз: бәндә баласының иртәсе, төшлеге, киче дә һәм дә … төне дә бар. Менә шушы безгә бирелгән кыска гына мизгелләрдә, рухың күккә күчкәнче, исмеңне яд итәрлек ниндидер файдалы гамәл кылып китәргә омтылу адәм баласының ин изге, иң мөкаддәс бурычыдыр. Кыла алдыммы мин андый эшләр?» — дип язды. Бу җан авазына: «Әйе, бирә алдың, шагыйрь!» — ди җаваплыйсы килә. Аның күңел халәте, халкы өчен януы, көюе, кеше гомере, яшәү мәгънәсе, фанилык һәм мәңгелек турында фәлсәфи уйланулары «Хәерле иртә!», «Хәерле көн!», Хәерле кич», һәм «Хәерле төн» дип исемләнгән дүрт китапка сыйган. Чөнки ул бар дөньяны бәхетле итеп күрәсе килеп, кешеләргә бары тик хәерлесен теләп яшәде. Язманы Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Сәлиховның: “Рим Идиятуллин — Башкортстан һәм Татарстанны бәйләп торган бер күпер. Шагыйрь булып туды ул, шагыйрь булып вафат булды.Рим Идиятуллинны халык бел. Димәк, ул бар һәм булачак”,— дигән сүзләре белән тәмамлыйсым килә.