

Русия халыкларының мәдәни мирасы елы чикләрендә Балалар модельле китапханәсендә укытучы, һәвәскәр шагыйрь Илгизәр Дамир улы Гаскәров белән иҗади очрашу оештырылды. Иҗат әһеле белән очрашуга Чакмагыш гимназиясенең 7В сыйныф укучылары килгән иде. Ике арадагы сөйләшү бик җылы, дустанә шартларда үтте. Илгизәр Дамир улы чарада катнашучыларны үзе белән якыннанрак таныштырды, лирик, ихлас аһәңле, күңел сазларын тетрәндерерлек, туган якка сөю хисләре белән сугарылган шигырьләрен укып ишеттерде, тормышының һәм иҗатының күп якларына кагылышлы сорауларга җаваплар бирде.
Чара ахырында һәвәскәр шагыйрь балаларны тырышып укырга, олыны-олы, кечене-кече итәргә, әти-әниләрне хөрмәт итәргә, илебезнең, туган республикабызның лаеклы кешеләре булып калырга чакырды.
Язманың тулы варианты белән “Игенче “гәзитендә таныша аласыз.